Тятер-Араслановский сельсовет муниципального района
Стерлибашевский район Республики Башкортостан

Күңел бизәкләре

/ Просмотров: 2041

“Стәрлебаш бизәкләре” район фестивале кысаларында Тәтер-Арслан  авыл мәдәният йортында “ Күңел бизәкләре” исеме астында шәл бәйрәме үтте.

Борын-борыннан халкыбыз уңганлыгы белән дан тоткан. Тәбигать баласы буларак җир, су , һава белән бербөтен булып дөнья көткән, яшәү өчен кирәк-яракны, кием-салымны, бизәнү әйберләрен үзе җитештергән. Шулар арасында халкыбызны меңәр еллар буе җылыткан, илһамландырган хазиналарыбызның берсе – мамык шәл. Шәл ул халыкны яшәткән, дөнья көттергән- керем чыганагы булган.

 Безнең Тәтер-Арслан авылы  элек-электән шәл бәйләү белән шөгыльләнгән, шәлләре  дә  төрле җирләрдә дан алган.

Районнан килгән кунакларны хуҗалар ипи-тоз, бавырсак һәм җыр-моң белән каршы алдылар.Аннары мамык шәл күргәзмәсе белән таныштылар.

Нинди генә шәлләр юк күргәзмәдә! Бигерәк тә кунакларны Рәмилә Юнусованың бер кайда да  күренмәгән бизәкләр төшерелгән, күзнең явын алырлык  мамык шәлләре хәйран калдырды.

Кичәне авыл хакимияте башлыгы Салихьян Сәббах улы ачып тамашачыларны һәм килгән кунакларны сәләмләп, шәл тарихы белән кыскача гына таныштырып үтте.

Махсус төшерелгән мамык тарау турында видеоролик күрсәтелде.

Артабан үзэшмәкәрләр сәхнәдә шәл бәйләү (эш тәртибе-  мамыкны тетү, шапу, эрләү, кату)өмәсен күрсәтте. Өмә җыр-моң, уен-көлке, мәкаль – әйтемнәр, биюләр ( сәхнәгә куючы, кичәне музыкаль яктан бизәүче, Гүзәлия Мухаметшина) белән үрелеп барды.

Аеруча үзэшчән композитор, тамашачылар яратып өлгергән бик күп җырлар авторы, авылдашыбыз Гүзәлия Ягфәр кызы Мухаметшина иҗат иткән такмаклар ямь өстенә ямь өстәде.

Мәдәният хезмәткәрләре ( сценарий авторы Нәсимә Усманова), авыл китапханәсе һәм ветераннар клубының “Әхирәтләр” фольклор коллективы белән берлектә әзерләнгән шәл бәйрәме бик югары дәрәҗәдә үтте, тамашачылар көчле алкышларга күмде.